20 «Зәбур» китабында болай язылган: «Аның торагы ташландык булсын, эчендә яшәүче булмасын», һәм: «Аның вазифасын башка берәү алсын».
Шуннан соң, дивардан алынган ташлар урынына яңаларын куеп, өйне яңа измә белән сылап чыксыннар.
Зәбур китабында бит Давыт үзе әйтә: «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».
Аннан соң Гайсә аларга: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы турыда сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем хакта әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, – диде.
– Имандашларым, – дип сүз башлады ул. – Изге Рух Яһүдә хакында Давыт аркылы алдан әйткән. Изге язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Гайсәне кулга алырга килгән кешеләрне Яһүдә алып килгән булган.