19 Бу хәл бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә дә ул җир аларның телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлады.
Алар бер-берсен чәчләреннән эләктереп алдылар да, берсе икенчесенең янтыгына кылычын чәнчеп, бергә җиргә аудылар. Шуңа күрә Гибгондагы бу урынга соңыннан Хелкат-Һассурим дип исем куштылар.
Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым.
Шуңа күрә бу кыр Кан кыры дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала.
Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.
Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте.
Гаскәриләр башлыгы рөхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты һәм Паул яһүд телендә сөйли башлады.