18 Ә Яһүдә хәрәм акчага җир сатып алган, шул җирдә егылып, аның эче ярылган һәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыккан.
Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым.
Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтермен, һәм ни кушсаң, шуны эшләрмен. Килче, зинһар, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы», – дип әйтә.
Мәаб өлкәннәре белән Мидьян өлкәннәре, фал ачкан өчен түләү хакы алып, Билгам янына килделәр һәм аңа Бәлак әйткәннәрне сөйләп бирделәр.
Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган, ә үзе китеп барган.