12 Шуннан соң шәкертләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән бер шимбә көнлек юл ераклыгында иде.
Ул көнне Раббы Иерусалимнән көнчыгыштагы Зәйтүн тавына аяк басар; һәм Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка урталай ярылып, анда зур үзән барлыкка килер, тауның бер ягы – төньякта, икенче ягы көньякта калыр.
Алар Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау янындагы Бәйт-Фәги авылына килгәч, Гайсә ике шәкертен җибәрде
Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз,
Гайсә Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Әйт әле безгә: бу хәлләр кайчан булыр икән? Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.
Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
Зәйтүн-тау итәгендә урнашкан Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына якынлашкач, Ул: – Каршыгыздагы авылга барыгыз; анда кергәч, моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез; шуны, бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде.
Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкка гыйлем бирде, ә кич җитүгә, Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде.
Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын күндерде.
Шәкертләр Аңа сәҗдә кылдылар, аннары, сөенә-сөенә, Иерусалимгә кайттылар.
Бәйт-Әния исә Иерусалимгә өч чакрым чамасы гына иде.