9 Мисырда аталарыбызның җәфа чигеп яшәвен күрдең Син, Камышлы диңгез янында аларның ялваруларын ишеттең.
Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.
Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды.
Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп,
Ул көнне аларга, Мин сезне Мисыр җиреннән Үзем тәгаенләп куйган, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә алып чыгармын, дип ант иттем.
Мин халкымның Мисырда җәберләнүен чыннан да күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен иңдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга җибәрәм», – дигән.
Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен. Шуннан соң алар ул илдән чыгарлар һәм шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән.