Нәхәмия 9:34 - Изге Язма34 Патшаларыбыз вә башлыкларыбыз, руханиларыбыз вә аталарыбыз Кануныңны үтәмәделәр, аларга Син биргән боерык вә кисәтүләрне санга сукмадылар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аның кагыйдәләрен, ата-бабалары белән төзегән килешүен, Аның күрсәтмә-кисәтүләрен санга сукмадылар; бернигә ярамаган потларга ияреп, шуның белән үзләре дә яраксыз затларга әйләнделәр; Раббы: «Янәшәгездәге халыкларның гамәлләрен кылмагыз», – дип әмер бирүгә карамастан, әлеге халыклар артыннан иярделәр;
Әйткән нәзеребезгә тугры калып, ата-бабаларыбыз, патшаларыбыз, түрәләребез һәм без үзебез элек Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында эшләгәнчә, Күк алиһәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтербез, корбан бүләге итеп шәраб китерербез, чөнки ул вакытларда без тук вә бәхетле, кайгы күрми яши идек.