Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Нәхәмия 9:22 - Изге Язма

22 Син аларга патшалыкларны, халыкларны буйсындырдың, илнең һәр карышын бүлеп бирдең; алар Хишбун патшасы Сихон җирен, Башан патшасы Ог җирен алдылар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Нәхәмия 9:22
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә, Ул аларның авыр хәлләренә керә,


«Җирне, җир йөзендәге кешеләрне вә хайваннарны Мин Үземнең бөек кодрәтем вә сузылган кулым белән бар иттем һәм Мин аларны күңелемә хуш килгән кешегә бирәм.


Шушы җиргә килеп, алар хуҗа булдылар, ләкин Сиңа буйсынмадылар, Кануныңны үтәмәделәр, кушканнарыңның берсен дә эшләмәделәр, шуның өчен Син аларга бөтен шушы бәлаләрне җибәрдең.


аларны вәгъдә ителгән җиргә китергәч, берәр биек калкулык яки мул яфраклы агач күрүгә, алар шунда корбан чала, Минем ачуымны чыгара торган корбан бүләкләре китерә, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, шәраб бүләкләре коя башладылар.


Бу хәл Хишбунда яшәгән амориләр патшасы Сихон, Аштаротта һәм Эдрегыйда яшәгән Башан патшасы Ог Муса тарафыннан җиңелгәннән соң булды.


Аларны таратып, кешеләр хәтереннән хәтта исемнәрен җуйдырырмын, дип әйтер идем дә,


һәм аның җирен дә, Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында яшәгән икенче амориләр патшасы – Башан патшасы Ог җирен дә яулап алган иде.


Бәйт-Хорун тау бите буйлап Азыкага качып барган амориләр өстенә Раббы эре таш яңгыры яудырды. Күктән яуган шул ташлардан исраилиләр кылычына караганда күбрәк кеше кырылды.


Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ