Нәхәмия 8:9 - Изге Язма9 Шунда өлкә башлыгы Нәхәмия, кәтип рухани Эзра һәм җыелган халыкка Канун тәгълиматларын аңлатучы левиләр: – Бүгенге көн – Раббы Аллагыз өчен изге көн, шуңа күрә яшь түкмәгез, еламагыз! – диделәр, чөнки, Канун сүзләрен тыңлаганда, бөтен халык елады. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Үзләрен Раббыга багышлаган һәм бөтен Исраил халкына гыйлем биргән левиләргә ул: – Изге сандыкны Исраил патшасы Давыт углы Сөләйман төзеткән Аллаһы йортына кертеп урнаштырыгыз, – диде. – Моннан ары аны җилкәгездә күтәреп йөртүнең ихтыяҗы юк; инде Раббы Аллагызга һәм Аның халкы Исраилгә хезмәт итегез.