5 Җыелган кешеләрдән югарырак торган Эзра бар халыкның күз алдында китапны ачкач, барысы да аягүрә басты.
Шунда Сөләйман болай дип сүз башлады: – Раббы куе болыт эчендә торып калырга ихтыяр кылды.
Шуннан патша, йөзе белән борылып, каршысында басып торган бөтен Исраил җәмәгатенә үзенең фатихасын күндерде:
Су капкасы алдындагы мәйданда Эзра ирләргә, хатын-кызларга һәм укыганны аңлардай балаларга иртә таңнан өйләгә кадәр шул китапны укыды; бар халык Канун китабын бик игътибар белән тыңлап торды.
Кәтип Эзра агачтан эшләнгән махсус мөнбәрдә басып торды, аның уң ягында – Мәттития, Шема, Аная, Урия, Хилкыйя вә Магасея, ә сул ягында Пәдая, Мишаил, Малкия, Хашум, Хашбаддана, Зәкәрия вә Мешуллам булды.
Эхуд, патшаның икенче катта урнашкан бүлмәсенә күтәрелеп, аңа: – Раббыдан сиңа җиткерәсе хәбәр бар миндә! – диде. Эглон аягүрә торып басты.