18 Эзра Аллаһының Канун китабын көн саен – бәйрәмнең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр укыды. Халык җиде көн бәйрәм итте, ә сигезенче көнне, Канун кушканча, тантаналы җыен булды.
Җиденче айның беренче көнендә рухани Эзра, шулай итеп, җыенга килгән ирләр, хатын-кызлар һәм укыганны аңлардай балалар каршына Канун китабын алып килде.
Су капкасы алдындагы мәйданда Эзра ирләргә, хатын-кызларга һәм укыганны аңлардай балаларга иртә таңнан өйләгә кадәр шул китапны укыды; бар халык Канун китабын бик игътибар белән тыңлап торды.
Җиде көн буе, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; сигезенче көнне тагын изге җыелыш үткәрегез һәм янә, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; шушы изге җыелыш көнендә гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез.
Шул көннәрне ел саен җиде көн буе Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. Аны җиденче айда бәйрәм итегез.
Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез, бернинди эш башкармагыз.
Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә, торып басып, көчле тавыш белән болай дип әйтте: – Кем сусаса, шул Минем янга килсен һәм эчсен.