13 Икенче көнне барча халыкның ыруг башлыклары, руханилар вә левиләр, Канунда язылганнарны өйрәнер өчен, кәтип Эзра янына җыелдылар.
Җыелган халык бәйрәмне тагын җиде көнгә сузарга хәл кылды һәм әлеге җиде көнне дә күңел ачып уздырды.
Шуннан соң бар халык ашап-эчәргә, бүтәннәрне сыйларга, күңел ачарга китеп барды, чөнки үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлады.
Муса аша бирелгән Раббы канунында алар: «Исраил угыллары җиденче ай бәйрәмен чатырларда үткәрсен»
Нәсыйхәтне үз күрүче белемне дә яратыр, ә шелтә сүзен күрәлмаучы – томанадыр.
Алар бер-берсенә: – Безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.
Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, алардан киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр.
Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы килде.