Нәхәмия 7:73 - Изге Язма73 Шулай итеп, барча исраилиләр – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, гади халык, Аллаһы йорты хезмәтчеләре – үз шәһәрләрендә яши башлады. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шулай итеп, исраилиләрнең бер өлеше, руханилар, левиләр, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары Яһүдә шәһәрләрендә, үз биләмәләрендә, ә Яһүдә вә Беньямин ыругларыннан кайберәүләр Иерусалимдә төпләнеп калды. Иерусалимдә яшәгән өлкә башлыклары түбәндәгеләр: Яһүдә ыругыннан: Атая (ул – Уззия углы, Уззия – Зәкәрия, Зәкәрия – Амария, Амария – Шефатия, Шефатия – Маһалалел, Маһалалел – Перес углы иде),