7 синең хакта Иерусалимдә «Яһүдәдә патша бар!» дигән хәбәр таратсыннар өчен, пәйгамбәрләр билгеләгәнсең. Бу сүзләрне патша һичшиксез ишетәчәк. Шуңа күрә безнең янга кил, бергәләп киңәш-табыш итик.
Ләкин патшалыкка әнә Адония килгән, ә син, патша әфәндем, бу хакта хәбәрдар түгелсең.
Чөнки бүген ул, байтак кына үгез, симертелгән бозау вә сарык чалып, патша угылларының һәммәсен, шулай ук гаскәр башлыклары белән Абъятар руханины үзенә чакырды. Хәзер алар барчасы: «Яшәсен Адония патша!» – дип, аның белән ашап-эчеп, сыйланып утыралар.
Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр аны шунда, башына зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләсеннәр һәм мөгез быргылар кычкыртып: «Яшәсен Сөләйман патша!» – дип сөрән салсыннар.
Адония киңәшләшер өчен Сәрүя углы Йоав белән рухани Абъятарга мөрәҗәгать итте, һәм тегеләр аңа ярдәм итәргә булдылар.
Анда болай дип язылган иде: Халыклар арасында шундый имеш-мимеш йөри, Гешем да шуны ук сөйли: син вә яһүдиләр фетнә оештырырга ниятлисез икән, диварны шуның өчен корасың икән. Имеш, алар өстеннән патша булырга телисең,
Ләкин мин аңа: «Син әйткәннәрнең берсе дә хак түгел. Син боларны үзең уйлап чыгаргансың», – дип әйтергә кушып, кеше җибәрдем.
Ә сез хәзер Югары киңәшмә белән берлектә аның хакындагы эшне төгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында, аны үтерербез, – диделәр.