3 Хәбәрчеләрем аша мин болай дип әйтергә куштым: «Эшем бик күп булганлыктан килә алмыйм. Әгәр аны ташлап китсәм, эш тукталыр».
Шуннан соң мин шәһәр диварының тышкы ягындагы иңкүлекләргә, ачык урыннарга, ыру-гаиләләргә бүлеп, кылыч-сөңге вә ук-җәяләр белән коралланган кешеләр куйдым.
Санбаллат вә Гешем: «Һоно тигезлегендәге берәр авылда очрашыйк!» – дип әйтергә минем янга кеше җибәрделәр. Алар миңа карата явызлык кылмакчы булдылар.
Шундый ук чакыру белән алар миңа дүрт мәртәбә кеше җибәрделәр, мин аларга һаман да бер үк җавапны бирдем.
Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар.
Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.
Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.
Көн үткәнче Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас.