Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Нәхәмия 6:12 - Изге Язма

12-13 Шәмәгыйяне Аллаһы җибәрмәвен һәм минем хактагы пәйгамбәрлек сүзләренең ялган икәнен ачык аңладым, чөнки аны, акча түләп, Тобия белән Санбаллат яллаган иде. Аларның ниятләре шундый иде: мин, хафага төшеп, Шәмәгыйя сүзе буенча эшләрмен дә гөнаһлы булырмын, ә алар, мине хурлыкка калдырыр өчен, яманатымны чыгарырлар иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Нәхәмия 6:12
20 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ләкин мин аңа: – Минем дәрәҗәдәге кеше кача аламы соң?! Минем кебек кеше, исән калыр өчен, Аллаһы йортына керә аламы?! Бармыйм! – дидем.


Һич туя белмәгән комсыз этләр бу! Алар – акылсыз көтүчеләр: һәркем үз юлыннан атлый, үз җаен кайгырта.


Раббы, миңа җавап итеп: – Ул пәйгамбәрләр Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйли, – диде. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернинди боерык бирмәдем, берни сөйләмәдем. Алар сезгә ялган вәхиләр, буш күрәзәлекләр, уйдырма хәбәрләр җиткерәләр.


Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Пәйгамбәрләр сүзен тыңламагыз – алар сезне юкка өметләндерә: Мин әйткәннәрне түгел, үзләренең хыялына килгәнне сөйли алар.


– Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйләүче пәйгамбәрләрнең сүзләрен ишеттем Мин. Алар: «Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!» – диләр.


Иремия пәйгамбәр шуннан соң Ханания пәйгамбәргә болай диде: – Тыңла әле, Ханания! Раббы җибәрмәгән сине, ә син, ялган сөйләп, бу халыкны өметләндердең.


Берничә уч арпа, берничә икмәк телеме хакына сез, үләргә тиеш булмаганнарның җаннарын кыеп һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырып, ялган сөйләгәнне тыңлаучы халыкны алдалап, халкым алдында Мине хур итәсез».


Мин тәкъва кешене кайгыга салырга теләмәгәндә, сез, ялган сүз әйтеп, аны кайгыга салган өчен һәм тормышларын саклап калмасын дип яман кешеләрне яман юлларыннан бормаган өчен,


Сез буш күренешләр күрмәдегезмени?! Ялган күрәзәлек итмәдегезмени?! Мин әйтмәсәм дә, Раббы шулай дип белдерә, димәдегезмени?!»


Биредә җитәкчеләр ришвәт алып хөкем кылалар, руханилар акча өчен гыйлем бирәләр, пәйгамбәрләр сәмән алып киләчәкне әйтәләр һәм шул ук вакытта, Раббыга аркаланмакчы булып: «Раббы безнең белән түгелме соң?! Безгә бәла-каза килмәячәк!» – диләр.


Мин һичкемнең алтын-көмешен дә, киемен дә теләмәдем.


Берәүгә – могҗиза күрсәтү, берәүгә – пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә – төрле рухларны аера белү, кайберәүгә – таныш булмаган төрле телләрдә сөйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә.


Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем фикер йөртә алмый.


эчкече, сугыш чукмары, байлыкка комсыз түгел, йомшак күңелле, татулык сөюче булырга,


Бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш бит. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел,


Аллаһы сезгә ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча, акчага комсызланып түгел, күңел кушканча тырышлык белән көтегез.


Бу ялган өйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.


Газиз дусларым! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда ялган пәйгамбәрләр күп.


дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, кеше гәүдәләрен һәм кеше җаннарын да алмый.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ