Нәхәмия 6:1 - Изге Язма1 Санбаллат, Тобия, гарәп Гешем вә бүтән дошманнарыбыз диварны төзеп бетерүем, җимерелгән урыннарның калмавы хакында ишеткәннән соң (гәрчә капкаларга әле ишекләр элмәсәм дә), အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Димәк ки, син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен: Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып май сөртелгән хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр; шушы вакыт эчендә, шәһәр тирәли озын чокыр казылып, урамнар өр-яңадан төзекләнер, әмма заманалар авыр булыр.