9 Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде.
Арырак – үз йорты каршында – Харумап углы Едайя, ә аның янында Хәшәбния углы Хаттуш эшләде.
Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде.
Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде.
Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде.