8 Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр.
Аннары, атасының җәсәден бәлзәмләргә дип, үз хезмәтендәге табибларга боерыгын бирде. Табиблар мәетне бәлзәмләү хәстәренә керештеләр.
Җырчыларның икенче төркеме дивар буйлап сул якка китте. Аның артыннан халыкның яртысы белән мин үзем киттем. Мич манарасыннан Киң диварга кадәр атладык,
Шуларны, хушбуй әзерләгәндәге кебек, бергә болгат та изгеләндерү мае яса. Бу – изгеләндерү мае.
Үле чебен хушбуйны бозган һәм сасыткан кебек, аз гына ахмаклык та зирәклекне һәм абруйны бозып куярга мөмкин.
…Алтынны акча янчыгыннан чыгарып, көмешне үлчәүгә куеп үлчиләр дә, илаһ коеп ясар өчен, көмешчегә бирәләр, аннары шул ясалма сынга табыналар, аның алдында сәҗдә кылалар.