32 Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде.
Эфраим капкасы, Иске капка, Балык капкасы, Хананел манарасы, Меа манарасы, Сарык капкасы яныннан үтеп, Сакчылар капкасы турысында туктадык.
Шуннан баш рухани Эльяшиб белән бүтән руханилар, эшкә тотынып, Сарык капкасын төзеделәр. Изгеләштерү йоласын үткәреп, капканың ишекләрен элделәр, Меа манарасыннан алып Хананел манарасына кадәр булган диварны изгеләштерделәр.
Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде.
Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр.
Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа бар иде. Ул биш әйван белән уратып алынган булган.