31 Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде.
Шимга – Микәилнең, Микәил – Багасеянең, Багасея – Малкиянең,
Аңардан арырак диварны Шелемия углы Ханания вә Салапның алтынчы углы Ханун төзеде. Тагын да арырак, үз бүлмәсе каршында, Бәрәхия углы Мешуллам эшләде.
Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде.
Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр.