24 Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде.
Левиләрдән Ешуа, аның угыллары һәм кардәшләре, Кадмиел һәм аның угыллары (Яһүдәнең нәсел варислары), шулай ук Хенададның угыл-оныклары һәм кардәшләре бергәләп Раббы йортын салучыларны күзәтеп тордылар.
шулай ук иптәшләре Шебания, Һодия, Кылита, Пелая, Ханан,
Мөһер суккан левиләр: Азания углы Ешуа, Хенадад нәселеннән Биннуй, Кадмиел,
Тагын да арырак диварны Харим углы Малкия вә Пахат-Мәаб углы Хашшуб төзеде; алар Мичләр манарасын да төзәттеләр.
Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде.
Алардан арырак – үз йортлары каршында – Беньямин вә Хашшуб, тагын да арырак – үз йорты каршында – Ананиядән туган Магасея углы Азария эшләде.
Тагын да арырак – алгарак чыгып торган манара каршыннан башлап, Офел диварына кадәр – тыкуалылар эшләде.