19 Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде.
Уззия, Иерусалимнең Почмак капкасында, Үзән капкасында, шулай ук шәһәр дивары борылган урында манаралар куйдырып, аларны ныгытты;
Мөһер суккан левиләр: Азания углы Ешуа, Хенадад нәселеннән Биннуй, Кадмиел,
Левиләр: Ешуа, Биннуй, Кадмиел, Шәрәбия, Яһүдә һәм хезмәттәшләре белән шөкрана мәдхияләре башкару өчен җаваплы Маттания,
Чишмә капкасын Миспа өлкәсе башлыгы, Хөл-Хөзе углы Шаллун төзәтте; ул, аны төзеп, түбәсен япты, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Ул әле тагын патша бакчасы каршында Шелах сусаклагычы янындагы һәм Давыт шәһәреннән төшүче басмаларга кадәрге диварны төзеде.
Тагын да арырак аның ир кардәше – Кыгыйлә өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Хенадад углы Баввай эшләде.
Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде.