Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Нәхәмия 3:16 - Изге Язма

16 Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Нәхәмия 3:16
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.


ә Шаммай – Магонның атасыдыр. Әлеге Магон исә Бәйт-Сурның атасы иде.


Шуннан Чишмә капкасы вә патша сусаклагычына таба юнәлдем, ләкин анда ишәккә атланып үтәрлек түгел иде.


Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде.


Ә Тирес капкасын Бәйт-Һаккерем өлкәсе башлыгы Рехаб углы Малкия төзәтте; ул, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды.


Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде.


Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде.


бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен, сулыклар эшләттем.


Әнә Сөләйманның тәхет-түшәге: алтмыш баһадир чолгап алган аны – Исраилнең гаярь егетләре –


Иске буадан алган суны саклар өчен, ике дивар арасында чокыр казыдыгыз. Ләкин һәммә нәрсәне алдан ниятләгән Аллаһыга йөзегез белән борылмадыгыз, аларны гамәлгә ашыручы Аллаһыга карашыгызны юнәлтмәдегез.


Давыт каласы диварларында бик күп җимерек урыннар күрдегез һәм Аскы буада су җыйдыгыз;


Шунда Раббы Ишагыйягә болай диде: – Углың Шеар-Яшуб белән бергә Әхәзне каршыларга чык. Ул Югары буаның суүткәргече беткән урында, Йон юучылар басуында, юлда тора.


Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ