Нәхәмия 2:20 - Изге Язма20 Ләкин мин аларга болай дип җавап бирдем: – Күкләр Алласы безгә уңышка ирешергә насыйп итәчәк! Без, Аның коллары, төзүгә керешәбез. Ә сезнең Иерусалимдә өлешегез дә, аңа хокукыгыз да юк; бу урын сезне хәтерендә сакламый, – дидем. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Патша хезмәтендәге кешеләргә һәм патша өлкәләрендә яшәүче халыкларның һәммәсенә мәгълүм ки, сарай эченә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркемне – ирме ул, хатын-кызмы – бер хөкем көтә, ул да булса – үлем; патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәтсә, бары тик шул гына исән кала ала. Ә минем менә утыз көн инде патша янына чакырылганым юк.