Нәхәмия 2:1 - Изге Язма1 Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр, һәм мин аны патша алдына куйдым. Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Байтак еллар узганнан соң, Фарсы патшасы Артахшаста патшалык иткән чорда, Бабилдән Эзра исемле кеше кайта. Аның нәсел шәҗәрәсе мондыйдыр: Эзра – Сераяһ углы, Сераяһ – Азария, Азария – Хилкыйя, Хилкыйя – Шаллум, Шаллум – Садыйк, Садыйк – Әхитүб, Әхитүб – Амария, Амария – Азария, Азария – Мәрают, Мәрают – Зерахия, Зерахия – Уззи, Уззи – Вуккый, Вуккый – Абишуа, Абишуа – Пинхәс, Пинхәс – Элгазар, Элгазар – баш рухани Һарун углы иде. Эзра – Исраил халкының Раббы Алласы Мусага биргән Канунны яхшы белүче кәтип иде. Раббы Алласы аның юлдашы булганга, Эзраның һәр теләген патша үти иде.
Димәк ки, син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен: Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып май сөртелгән хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр; шушы вакыт эчендә, шәһәр тирәли озын чокыр казылып, урамнар өр-яңадан төзекләнер, әмма заманалар авыр булыр.