Нәхәмия 13:22 - Изге Язма22 Аннары мин, шимбә көннең изгелеген саклар өчен, левиләргә, пакьләнеп, капка янына сакка басарга куштым. Йа Аллам, шушы эшемне дә исеңнән чыгарма һәм, чиксез мәрхәмәтеңне күрсәтеп, миңа миһербанлы бул! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан соң патша баш рухани Хилкыйягә, аңардан түбәнрәк дәрәҗәдәге руханиларга һәм бусага төбендә сакта торучыларга Багал белән Аширәгә, шулай ук бөтен күк җисемнәренә багышлап эшләнгән бар әйберләрне Раббының Изге йортыннан чыгарырга боерды. Аннары аларны, Иерусалим читенә алып чыгып, Кыдрун ташкыны янында кырда яндырды да көлен Бәйт-Элгә озатты.