7 Беньямин ыругыннан: Саллу (ул – Мешуллам, Мешуллам – Йогыд, Йогыд – Пәдая, Пәдая – Колая, Колая – Магасея, Магасея – Итиел, Итиел – Ишагыйя углы иде).
Хананиянең нәсел варислары: Пелатия, Ишагыйя, Репая һәм аның угыллары; Арнан һәм аның угыллары; Убадия һәм аның угыллары; Шәканья һәм аның угыллары.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, алар, һәрберсе гаилә башлыклары булып, Иерусалимдә яши иделәр.
Перес нәселеннән Иерусалимдә яшәүче дүрт йөз алтмыш сигез кешенең һәммәсе гаярь сугышчы иде.
Саллу туганнары Гәббәй вә Саллайны кертеп исәпләгәндә, алар тугыз йөз егерме сигез кеше иде.