Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Нәхәмия 10:32 - Изге Язма

32-33 Аллабыз йортының ихтыяҗлары – изге икмәк, даими китерелә торган икмәк бүләге вә тулаем яндыру корбаны, шимбә көннәрендә, Яңа ай һәм башка бәйрәмнәрдә китерелә торган корбан-бүләкләр, изге дип саналган корбан-бүләкләр, Исраил халкын пакьләүче гөнаһ йолу корбаны, Аллабыз йортының башка ихтыяҗлары өчен ел да бер шәкыл көмешнең өчтән бер өлешен биреп барырга йөкләмә алабыз.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Нәхәмия 10:32
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

һәйкәл итеп мин куйган бу таш Аллаһы йортына әверелер һәм Син, Раббы, миңа насыйп итәчәк һәр нәрсәнең уннан берен мин Сиңа бирермен».


Сугыш кырында яулап алынган һәм таланган мал-мөлкәтне алар Раббы йортын төзекләндерүгә багышлый торганнар иде.


Шул вакытларда мин кайберәүләрнең шимбә көнне йөзем изүләрен, ишәкләргә төяп, ашлык, шәраб, йөзем, инҗир вә башка төрле йөк ташуларын, аларны Иерусалимгә илтүләрен күзәттем. Шул көнне ашамлык әйберләре сатуларын күреп, мин аларны бик нык орыштым.


Сезнең аталарыгыз да шулай эшләгән иде, Аллабыз шуның өчен безгә вә шәһәребезгә бәла-казалар җибәрде. Ә сез, шимбә көнне мәсхәрә кылып, Аллаһының Исраилгә булган ачуын арттырасыз», – дидем.


Ләкин мин аларны бик нык орышып әйттем: «Ни өчен сез дивар буенда төн үткәрәсез?! Тагын шулай эшли калсагыз, сезгә каршы мин көч кулланачакмын», – дидем. Шуннан соң алар шимбә көннәрендә килми башладылар.


Мин үзем, кардәшләрем һәм хезмәтчеләрем дә бурычка акча вә икмәк биреп торабыз. Ләкин бурычларын кайтарганда, әйдәгез, халыкны таламыйк инде!


Син аларга изге шимбәңнең барлыгын белдердең, хезмәтчең Муса аша боерыклар, кагыйдәләр вә кануннар бирдең.


Ә җиденче елны җирне эшкәртмәгез, аңа ял бирегез. Халкыгыз арасындагы ярлылар андагы ашлыкны җыеп алсын, ә алардан калганы белән ерткыч җәнлек туенсын. Йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән дә нәкъ шулай эш итегез.


Раббыны малыңнан өлеш чыгарып һәм беренче уңышың белән хөрмәтлә.


Бүләк бирүченең тырышлыгы булса, аның бүләге булмаган нәрсәләренә карап түгел, булганнарына карап кабул ителә.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ