8 Ләкин Син колың Мусага әйткән сүзеңне исеңә төшер. Син болай дип әйткән идең: «Әгәр Миңа тугры булмасагыз, Мин сезне төрле халыклар арасына таратырмын.
Мин сине халыклар арасына сибәрмен, төрле илләргә таратырмын, синдә булган нәҗеслекне юкка чыгарырмын.
аталар үз балаларын, ә балалар үз аталарын ашаячак; Мин сиңа хөкем оештырачакмын, исән калганнарны исә төрле тарафларга җилгә таратачакмын.
Ләкин кайбер кешеләрне Мин исән калдырачакмын. Сез илләр, халыклар арасына сибелгәндә, кайберләрегез кылычтан котылып калачак.
Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты.
Раббы сезне җирнең бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, чит халыклар арасына таратыр, сез анда ни үзегез, ни ата-бабаларыгыз белмәгән, агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз.