Нәхәмия 1:10 - Изге Язма10 Алар бит Синең колларың, Синең халкың, Син аларны Үзеңнең зур кодрәтең вә куәтле кулың белән йолып калдың. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез.