Михә 7:17 - Изге Язма17 Алар елан кебек, сөйрәлүче хайван кебек тузан ялар, дер калтырап, Раббы Аллабыз каршына өннәреннән шуышып чыгар. Синең хозурыңда аларны курку биләп алыр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Алар икесе Пелешет сугышчылары күрердәй урынга чыгып баскач, тегеләр: – Әнә, кереп качкан чокыр-ярыклардан гыйбриләр чыга башлады, – дип көлделәр. Аннары Йонатан белән аның корал йөртүчесен: – Әйтәсе сүзебез бар, бире менегез, – дип, үзләре янына чакырдылар. Йонатан шундук үзенең корал йөртүчесенә: – Минем арттан атла, чөнки Раббы аларны Исраил кулына тапшыра, – дип, аяк-куллары белән ябышып-тотынып тау башына күтәрелергә кереште; корал йөртүчесе аның артыннан иярде. Пелештиләр Йонатанның аяк астына егыла бардылар, корал йөртүчесе исә, яралыларны кырып, хуҗасы артыннан атлады.