Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Михә 7:12 - Изге Язма

12 Ул көнне Ашшурдан һәм Мисыр шәһәрләреннән синең янга кешеләр киләчәк. Алар Мисырдан Фырат елгасынача җәйрәп яткан төбәкләрдән, ерак диңгез буйларыннан, тау белән тау арасындагы җирләрдән киләчәк.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Михә 7:12
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул көнне Хуҗа-Хаким кабат Үзенең кулын сузачак һәм Үз халкыннан исән калганнарны Ашшурдан, Мисырдан, Патростан, Хәбәшстаннан, Эламнан, Шинардан, Хаматтан, диңгез ярларындагы төбәкләреннән кире кайтарачак.


Шул чагында Аның Ашшурда калган халкы өчен, Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан вакыттагы сыман, олы юл ачылыр.


Төньякка: „Бир аларны!“ – дип әйтермен, көньякка: „Тоткарлама аларны! Минем угылларымны ерактан, кызларымны җир читләреннән китер,


Менә, ерактан кешеләр килер: берәүләр төньяктан вә көнбатыштан, икенчеләр исә Севене җиреннән килер.


Исән калган сарыкларымны Мин, Үзем куып җибәргән илләрдән җыеп алып, туган көтүлекләренә кире кайтарырмын, шунда алар үрчер һәм ишәер.


Ул көннәрдә Яһүдә вә Исраил халыклары бергә кушылачак һәм Мин сезнең ата-бабаларыгызга төньяк җиреннән биләмәгә биргән җиргә киләчәк.


Менә, Мин аларны төньяктагы илдән китертермен, җир читләреннән җыеп алырмын; араларында сукыр вә аксагы, йөкле хатын вә тулгак тотканы – барысы, зур бер төркем булып, бирегә кайтыр.


«Ә син, колым Ягъкуб, курыкма! Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә! Чөнки Мин сине ерак илдән коткарырмын, токымыңны әсирлектә булган җиреннән кайтарырмын! Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр, иминлек вә тынычлыкта яшәр, һәм аңа инде беркем дә янамас.


Ул көнне Мин Исраил халкын көчле итәм һәм алар арасында синең телеңне ачам, шуннан алар Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».


аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, исраилиләрне Мин төрле җирләрдән, үзләре яшәгән халыклар арасыннан җыеп, үз җирләренә кайтарам.


кошлар кебек талпынып – Мисырдан, күгәрченнәр кебек очып, Ашшур җиреннән кайтыр, һәм Мин аларны үз йортларына урнаштырырмын. Моны Мин әйтәм – Раббы.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ