Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Михә 6:14 - Изге Язма

14 Син ашарсың, ләкин тамагың туймас, ашказаның һаман буш булыр. Байлыгыңны саклап калырга тырышырсың, ләкин саклый алмассың, саклап калдырганыңны исә кылычка тапшырырмын.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Михә 6:14
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Нәгеб хайваннары турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе: «Байлыкларын – ишәкләргә, хәзинәләрен дөя өркәчләренә төяп, Мисырга бүләккә алып баралар, бәла-каза вә куркыныч тулы, ана вә ата арысланнар, кара вә канатлы еланнар яши торган җирне кичәләр. Әмма Мисыр аларга булыша алмас,


Шулай итеп, Хуҗа-Раббы болай ди: «Минем колларым ашар, ә сез ачлыктан интегерсез; Минем колларым сусынын басар, ә сез сусаудан газап чигәрсез;


Уң яктан ашап баралар, ләкин ач калалар, сул яктан ашап киләләр, әмма тамаклары туймый. Һәркем үз баласын ашый:


Афәттән качып котылганы чокырга төшәр, чокырдан чыкканы тозакка эләгер. Бу бәла-казаларны Мин Мәабка җәза елында яудырырмын. Бу – Раббы сүзе.


Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.


Алар ашарлар, әмма тамаклары туймас, зина кылырлар, ләкин балалары булмас. Чөнки алар Мине, Раббыны, кире кагып фәхешлек итәләр. Минем халкымның йөрәген шәраб вә эчемлекләр әсир итте.


Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.


сез мул итеп чәчәсез, ә җыйган нәрсәгез аз; ашыйсыз, әмма тамагыгыз туймый; эчәсез, тик сусыныгыз басылмый; киенәсез, ләкин җылына алмыйсыз; акча эшләүче кеше тишек янчык өчен эшли».


егерме эфа ашлык бирердәй кибәннән ун гына эфа уңыш ала идегез; йөзем изә торган чаннан илле бат алырга ниятләнеп торганда, анда егерме генә бат булып чыга иде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ