Михә 5:4 - Изге Язма4 Әнә шул чакны Раббы кодрәте белән, үз Раббы Алласының данлы исеменә төренеп, көтүче киләчәк, һәм Исраил халкы хәвеф-хәтәрсез яши башлаячак. Ул затның даны дөнья читләренәчә таралачак, အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ягъкуб токымын Үзенә кайтару, Исраил халкын Үз янына җыю өчен, Раббы мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте. Аның алдында мин данлы, Аллам – минем көчем ул. Хәзер Раббы: „Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру, Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен, Минем колым булуың гына аз; коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин әле сине халыкларга яктылык чыганагы итәчәкмен“, – ди».