Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 9:35 - Изге Язма

35 Гайсә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 9:35
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга явыз рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру кодрәтен бирде.


Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды.


сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.


Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады:


Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.


Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.


Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкка гыйлем биреп, Иерусалимгә таба юл тотты.


Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде.


Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ