28 Ул өйгә кергәч, бу сукырлар янына килделәр. Гайсә алардан: – Ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндем, – дип җавап бирделәр алар.
Ильяс аша Раббы җиткергәнчә, кисмәктәге он бетеп тормады, чүлмәктәге май кимемәде.
Шул көнне Гайсә, өйдән чыгып, күл ярына барып утырды.
Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә өйгә керде. Шәкертләре янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
Алар ышанмаганга күрә, Ул анда кодрәтле эшләрне күп эшләмәде.
Гайсә Петернең өенә килде һәм кайнанасының кызышып, авырып ятуын күрде.
Менә янына бер махау чире белән авыручы кеше килеп тез чүкте һәм: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде.
Гайсә борылып карады да, аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде. Шул вакытта ук хатын савыктырылды.
Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Углы, безне кызганчы! – дип кычкырдылар алар.
Гайсә аларның күзләренә кагылды һәм: – Ышануыгызча булсын сезгә, – диде.
Миңа иман итеп яшәүче һәркем исә һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы?
– Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең, – дип әйтмәдемме сиңа? – диде Гайсә.
Ул да Паул сөйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп: