20 Шул вакыт унике ел дәвамында кан килүдән интеккән бер хатын, Гайсәнең артыннан килеп, өс киеменең чабуына орынды.
Алар киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Кагылган һәр кеше савыкты.
Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар догалар салган тартмачыкларын зурайталар, кием чукларын озынайталар.
Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте.
Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.
Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр.
Хәтта элек Паулның тәненә тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны авырулар өстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.
Петер үтеп барганда, «Һич булмаса аның күләгәсе төшсен иде» дигән теләк белән авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар.
Төренә торган япанчаңның дүрт почмагына чуклар тегеп куй.