19 Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте.
– Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә.
Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп тез чүкте һәм: – Әле генә кызым үлде. Ә Син янына килеп, өстенә кулларыңны куйчы, һәм ул терелеп китәр! – дип әйтте.
Шул вакыт унике ел дәвамында кан килүдән интеккән бер хатын, Гайсәнең артыннан килеп, өс киеменең чабуына орынды.
– Ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү.
Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде.