33 Ә көтүчеләр исә качып киттеләр. Алар шәһәргә йөгереп кайтып, барысы хакында сөйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр.
Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.
Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган күп кешеләрне алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды.
– Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Шундук бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.