21 Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.
– Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Бу халык: „Раббы йортын төзергә әле вакыт җитмәде“, – дип сөйли. –
Йортларын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен яки ата-анасын, балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм мәңгелек тормышка ия булачак.
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде Гайсә.
Ләкин Гайсә аңа: – Миңа ияр! Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде.
Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.