Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 8:17 - Изге Язма

17 Шуның белән: «Ул сырхауларыбызны Үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте», – дип, Ишагыйя пәйгамбәр әйткәннәр тормышка ашты.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 8:17
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулай дип, корбанлык учагы өчен әзерләнгән утынны углы Исхакка күтәртте дә, кулына пычак һәм утлы чыраг алып, икәве бергә тауга таба киттеләр.


Ләкин ул безнең сырхауларны үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте. Без аны Аллаһы тарафыннан кыйналган, җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык,


Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:


Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны» дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды.


Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.


Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыру һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар.


Төрле авырулардан газап чигүчеләрнең барысын да якыннары кояш баеган вакытта Гайсә янына алып килделәр. Ул, хаста кешеләрнең һәрберсенә куллары белән орынып, аларны савыктырды.


Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләр, хурлаулар, мәшәкатьләр, эзәрлекләүләр, кысуларга да риза, чөнки зәгыйфь вакытта мин көчле.


Гөнаһ өчен үлеп, хаклык өчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гөнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ