10 Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.
Йосыф каршысында кардәшләре яшь буенча – өлкәненнән кечегә таба тезеп утыртылганнар иде. Алар тирән бер гаҗәпсенү белән бер-берсенә карашып алдылар.
Гайсә аңа: – Әй, ханым! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде. Шул вакытта ук аның кызы савыкты.
Мин сезгә әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килеп, Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырырлар.
Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.
Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
Гайсә исә хатынга: – Ышануың сине коткарды, имин йөр, – диде.
Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.
Алар хәйран калдылар һәм, шаккатып: – Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диделәр. –