23 Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ – дип җавап кайтарырмын.
Чөнки яманлыкны хуш күргән Аллаһы түгелсең, явызлык Синең хозурыңа кунмас.
Хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде, дошманнарым рәнҗетүеннән нуры сүнде.
Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.
Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!
Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәндем! Ишекне ач безгә», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер.
Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр.
Мин – яхшы Көтүче. Атам Мине, Мин Атамны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен җанымны да кызганмыйм.
Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен».
Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак.