Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Маттай 7:22 - Изге Язма

22 Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени?! Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни?! Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?!“ – дип әйтерләр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Маттай 7:22
23 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Тәкәббер бәндәнең башы түбән иеләчәк, горурлыгы тыелачак; ул көнне бер Раббы гына югары күтәреләчәк.


Адәм баласының тәкәбберлеге юкка чыгачак, кешенең горурлыгы түбәнсетеләчәк, бары тик бер Раббы гына ул көнне югары күтәреләчәк,


Аллаһының сүзләрен ишетүче, Кодрәт иясеннән иңгән күренешләрне кабул кылучы, җиргә капланып яткан чакта да, ачык күргән бәндә сөйли:


Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар;


Сезгә хак сүз әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.


Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.


Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач әле!» – дип әйткәннәр алар.


Күк Патшалыгына Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.


Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.


Ул моны үзеннән-үзе әйтмәде, бәлки, ул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен үләчәген алдан әйтеп бирде. Гайсә бу халык өчен генә түгел, әмма Аллаһының таралып яшәгән балаларын бергә җыю өчен дә үләчәк иде.


Ә сез, имандашлар, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезгә карак кебек көтмәгәндә килмәячәк.


Хаким Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү өчен килгән көнне, сез дә алар арасында булырсыз, чөнки сөйләгән хәбәребезгә ышандыгыз.


Шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны теге бөек көнгә кадәр Аның саклый алачагына инанам.


Теге бөек көнне Хакимебез Гайсә аңа Үзенең шәфкатен күрсәтсен. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең.


Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы көтә. Хаким Гайсә, гадел Хөкемче, миңа аны киләсе көнне бирәчәк. Миңа гына түгел, бәлки Үзенең килүен сагынып көтүчеләрнең барысына да бирәчәк.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ