20 Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз.
Яхшы җимеш китерер өчен, агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.
Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни?
Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар.
Шуңа күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез, җибәрегез аларны. Алар башлаган эш кешеләрдән булса, ул үзеннән-үзе җимерелер.
Имандашларым, инҗир агачы – зәйтүн, ә йөзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.