7 Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар алар.
Әгәр син берәр төбәктә фәкыйрьләрнең җәберләнүен, гадел хөкем һәм гаделлек бозылуын күрәсең икән, моңа һич гаҗәпләнмә; югары булганның өстеннән аңардан югарысы, ә соңгысы өстеннән тагы да бөегрәге күзәтеп торуын истән чыгарма.
Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул синең өчен мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм өченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.
Мәҗүсиләрнең төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз белә.
Аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар. Алар ике сәгать буе диярлек шулай кычкырып тордылар.