18 шунда синең ураза тотуыңны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атаң гына күрер. Яшерен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Аллаһы һәркемгә эшләренә карап түләр:
Үзен-үзе мактаучы түгел, Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.
Шуңа күрә, тәндә булсак та, тәнне ташлап киткән булсак та, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга омтылабыз.
Мондый сынауларда иманыгызның дөреслеге раслана. Хәтта фани алтын да ут белән сынала, иманыгыз исә алтыннан кыйммәтрәк. Сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерер.
Хаким Гайсә хакы өчен кешеләр арасында урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага,