Маттай 6:16 - Изге Язма16 Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай моңсу булып йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.