41 Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт.
Алар, чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир.
Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле бер күринилене туктатып, хачны аның җилкәсенә салдылар һәм Гайсә артыннан алып барырга куштылар.
Мәсихнең яратуы безнең белән идарә итә. Бер Кеше барыбыз хакына үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлгән дип ышанабыз.