40 Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир.
Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт.
Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама.
Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калу яхшырак түгелме?
Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гөнаһ булмас. Аны кияүгә бирсен.